Бүген Казан шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Лаеш районының мактаулы кешесе, КПССның Лаеш райкомының элеккеге Беренче секретаре Хәким Рәхмәтулла улы Ямбулатов (1965-1970) белән хушлашу булды. Матәм чараларында район башлыгы Михаил Афанасьев, КПССның Лаеш райкомының элеккеге Беренче секретаре Дания Дәүләтшина (1970-1979), КПССның Лаеш райкомының элеккеге икенче секретаре (1968-1970), Лаеш район башкарма комитеты рәисе (1970-1974) Юрий Демидов, Хәким Ямбулатовның туганнары һәм якыннары катнашты. Хушлашу тантанасын мәчетнең имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үткәрде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте