Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бала карау буенча ялда булган хатын-кызларны 1С белгечлеге буенча курсларга җыя. Укыту бушлай, Казанда үткәрелә. Уку тәмамланганнан соң таныклык бирелә. Укулар 26 августта башлана. Уку вакыты 1 ай.