Балигъ булмаганнар белән һөнәри юнәлеш бирүче чара

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

Бүген Лаеш районы «Алтын көз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лаеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белән берлектә балигъ булмаганнар белән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. 
         Балалар «Биосфера-фиш» ҖЧҖнә бардылар, анда мәрсин токымлы балык үрчетү, мәрсин һәм чөгә малае утырту материаллары белән таныштылар, шулай ук «Инженерлык технологияләре»РСК предприятиесендә булдылар. 
        Укучыларның һөнәри юнәлеш бирү максаты-иҗтимагый файдалы һәм җитештерү хезмәтенә әзерлекне формалаштыру, җәмгыять өчен уңышлы, халык хуҗалыгында үзең өчен эшләүдән канәгатьләнү белән.  Яшүсмерләрдә иҗтимагый бурыч хисен, хезмәт сөючәнлек, аңлы һәм намуслы мөнәсәбәтне, коллективизм, оешканлык, дисциплиналылык, фән, техника, технологияләр, җитештерү икътисадын оештыру һәм үстерү нигезләре буенча ныклы белем һәм күнекмәләрне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования