Бушлай вакцинация эт һәм песиләр

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 16 сентябреннән 27 сентябренә кадәр котыру авыруын профилактикалау буенча ункөнлек үткәрү кысаларында Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе бинасында 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы түләүсез вакцинация һәм этләрне теркәү уздырылачак.
Район торак пунктларында гаризаларны авыл җирлеге башкарма комитетына тапшырырга кирәк, алар нигезендә белгечләрнең чыгу графигы төзеләчәк. Барлык сораулар буенча 8(84378)2-70-01, 2-70-02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International