Лаеш районыннан хәбәр. Матур традиция.

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Инде ничә ел рәттән Халыкара өлкәннәр көне декадасы кысаларында Лаеш районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Сюнина, «Алтын көз «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Наталия Белоусова составында Лаеш районы делегациясе Балык Бистәсе һәм Чистай районнары интернат – йортларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты.                               
Үзенең өлкән яшьтә булу сәбәпле һәм сәламәтлеге буенча бөтен кеше дә туган урыннарына бара алмый.  Лаеш районы Башлыгы Илдус Зариповның азык-төлек җыелмасы җылы шартларда тапшырылды. Елена Сюнина барысын да яхшылык һәм хөрмәт көне белән котлады, шулай ук Сокурыдагы «Кояшкай» балалар бакчасы балалары һәм әти - әниләре – «игелек һәм Кайгырту» хәйрия акциясендә катнашучылар исеменнән бүләкләр тапшырды. 
Барысы да бик шат иде, аларның һәркайсы район җитәкчелегенә аларны онытмаулары, хәтерләүләре, ел саен хәлләрен белешеп торулары өчен рәхмәт белдерде.  Балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм әти-әниләргә җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт әйтелде, 
Үз чиратында Лаеш районыннан әлеге интернат-йортлар коллективларына безнең район гражданнарына карата сизгер карашлары өчен рәхмәт сүзләре белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International