«Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 4 МРИ» салым түләүчеләр-физик затлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә!

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 елның 25 октябрендә 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 
Чара кысаларында барлык теләүчеләр дә милек салымнары, физик затлар керемнәренә салым буенча салым хәбәрнамәләрен үтәү тәртибе һәм территориаль салым органнарында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү системасы турында күбрәк белә алачаклар.

Салым хезмәте белгечләре салымнарны кем түләргә тиеш, конкрет муниципаль берәмлектә нинди срокларда, нинди ставкалар һәм ташламалар кулланыла, территориаль салым органнарында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр, шулай ук салым салу темасы буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәкләр.
 
Барлык теләүчеләр Федераль салым хезмәтенең интернет-сервисында «физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты»теркәлү процедурасын үтә алачак. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга кирәк.

Салым түләүчеләр өчен салым хезмәте хезмәткәрләре салым белдерүләрен үтәү, Россия Федераль салым хезмәтенең онлайн-сервислары һәм территориаль салым органнарында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү системасы мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрәчәк.


                                                              Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге                
                                                               ТР буенча 4 нче номерлы Россия ФСХ МРИ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International