Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате

6 ноябрь 2019 ел., чәршәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү заманча хокукый система барлыкка килүдә мөһим роль уйный, республиканың иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясый.

Төп закон Татарстанның күпмилләтле халкын хакимиятнең бердәнбер чыганагы итеп билгеләде, гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген законнар белән ныгытты, аларның хокуклары һәм бурычлары бердәмлегенең аерылгысызлыгын тәэмин итте.

Республика Конституциясе хакимиятләрне бүлүнең нәтиҗәле системасын билгеләде, анда Президент, Парламент, Хөкүмәт һәм җирле үзидарә органнарының киң хокуклары республиканың чәчәк атуы һәм халыкның байлыгы үсеше өчен хокукый алшартлар тудыра.

Хакимият гамәлләренең бердәмлеге татарстанлыларның тотрыклы ышанычына таяна, гражданлык җәмгыяте институтлары үсүче иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек ныгый. Болар барысы да милләтара, конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгының нигезен тәшкил итә.

Республика тарафыннан Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган социаль-икътисадый программалар һәм проектлар комплексы Конституция нигезләмәләренең хокукый социаль дәүләтне үстерү өлешендә нәтиҗәлелеген чагылдыра.

Динамик үсештәге төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан Россия куәтен ныгытуга зур өлеш кертә, дөнья һәм Бөтенроссия форумнарын үткәрү мәйданчыгына әверелде.

Республиканың уңышлары һәм казанышлары социаль инфраструктураны, фән һәм мәгариф, спорт һәм сәламәтлек саклау, мәдәният һәм рухилыкны киңәйтүдә чагылыш таба. Бу татарстанлыларның күпчелегенә үз көчләренә ышаныч һәм оптимизмны ныгыта, туган республикабызның алга таба чәчәк атуына ярдәм итә.

Кадерле Татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Һәр үткән көн хезмәт җимешләреннән канәгатьлек, эчкерсез аралашу шатлыгы, яңа белемнәр һәм тәҗрибә китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, игелек һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования