Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецов Самарада Хәтер Парадында катнашты

9 ноябрь 2019 ел., шимбә

2019 елның 7 ноябрендә Самарада тугызынчы тапкыр Хәтер Парады узды. 1941 елның 7 ноябрендә Куйбышев шәһәрендә узган хәрби парадны ул тарихи төгәллек белән кабатлады. Парадның мәртәбәле кунаклары-Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров. Бу чарада шулай ук Советлар Союзы Герое, Лаеш районының мактаулы кешесе, 1945 елның 9 маенда Мәскәүдә узган Җиңү парадында катнашучы Борис Кузнецов та катнашты.

Сугыш елларында Самара Куйбышев исемен йөртә, шәһәр запас башкала була. Анда 41 нче елның көзендә хөкүмәтнең күп кенә учреждениеләре эвакуацияләнде. Анда да, Мәскәүдәге кебек үк, парад үткәрделәр.

Менә 2019 елның 7 ноябрендә дә төп мәйдан буйлап тантаналы марш белән 125 парад расчеты, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника колонналары узды. Сугышчылар үзләре дә тарихи формада иде. Ә тамашачылар алдында танылган фронт штурмовигы Ил-2 очты.

Мондый марш инде тугызынчы тапкыр үткәрелә — беренче тапкыр бәйрәмне 2011 елда легендар парадның 70 еллыгы уңаеннан оештырдылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования