Кирби авылында яшәүче Хаматгариф Сафин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген Кирби авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Сафин Хаматгариф Закир улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бу истәлекле вакыйга белән аны Лаеш районы Советы Аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм Кирбе авыл җирлеге башлыгы Минзалия Минбаева котладылар.
Азат Нурмөхәммәтов юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан открытка, Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән открытка, акчалата бүләк һәм бүләкләр тапшырды, Хәмәтгариф Закир улына нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тынычлык, игелек һәм барлык уңышлар теләде.
Сафин Хаматгариф Закир улы 1929 елның 20 ноябрендә Лаеш районының Кирби авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемле. Умартачылар курсын тәмамлый. Хезмәт юлын «Алга»колхозында башлый. Аннары «Столбище», «Центральное»ОПХЛАРЫНДА эшли. Лаеклы ялга чыкканчы «Кирбинский»совхозында осеменатор булып эшли. Гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.
Хәмәтгариф Закир улының тормыш иптәше Әлфия Гариф кызы, 1934 нче елгы, «Кирбинский» совхозында төрле эшче булып эшли. 2003 елның 23 февралендә вафат була. Ирле-хатынлы Сафиннар 47 ел бергә гомер итәләр. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Хезмәттәге казанышлары өчен Хаматгариф Закир улы юбилей медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт Ветераны»исеменә лаек булган.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International