Илдус Зарипов ветераннар хәрәкәте активы белән очрашты

5 декабрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген район үзәк китапханәсендә район җитәкчесе Илдус Зарипов ветераннар хәрәкәте активы белән очрашты. Бу активка территориаль иҗтимагый үзидарәләр, урам комитетлары һәм ветераннар керә.

Сүз гражданнарның үзара салым программасы турында,  халыктан җыелган һәр сум өчен дәүләт тарафыннан дүрт сум акча бүлеп бирелү, аларны торак пунктны төзекләндерүгә тотарга мөмкинлеге турында барды . Лаеш шәһәрендә һәм Иске Пристань авылында Референдум 2019 елның 8 декабрендә үтәчәк.

Иң беренче эш итеп, акча җыюның ничек баруы һәм аларның кая тотылуы турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева сөйләде.

Әлеге программа буенча эшләрне башкару өчен, подрядчы оешманың ничек билгеләнүе һәм аның ничек контрольдә тотылуы турындагы  мәгълүмат белән"Сатып алулар буенча Комитет» МКУ рәисе Рөстәм Нургалиев чыгыш ясады.

Ветераннар хәрәкәте активистлары Илдус Зариповка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Район җитәкчесе аларга тулы җаваплар бирде, шулай ук бу якшәмбе көнне, 8 декабрьдә, гражданнарның үзара салым турындагы референдумында актив катнашырга чакырды. Шәһәребезнең йөзен бергә генә үзгәртә алабыз диде Илдус Зарипов.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования