Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар Матюшино авылында «Идел» яшьләр үзәге базасында уза.
Дин әһелләренә һөнәри белемнәрен ныгытырга танылган галимнәр һәм дин белгечләре ярдәм итә. Лекцияләрдә алар шәригать буенча никах-гаилә һәм мирас хокукы мәсьәләләре буенча белемнәрен тирәнәйтә.
Этноконфессиональ конфликтлар белән идарә итү, милли куркынычсызлык системасында экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, шулай ук Россия Федерациясе законнары өлкәсендә мөһим һәм кискен тема булып тора.
Фото: "Идел" яшьләр үзәге.