Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агрофорумда катнашырга чакыра

2020 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Татарстанда  12 - 14 февральдә  Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   

Халыкара  махсуслаштырылган  күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык  өлкәләрен  үз эченә ала, болар:   авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар һәм  запас частьләр, үсемлекләрне  яклау  чаралары  һәм    ашламалар, авыл  хуҗалыгы  культуралары  орлыклары, авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртү,  төргәкләү һәм сортировкалау  өчен  җайланмалар   һәм башкалар.     Килүчеләр  өчен Идел буе төбәкләренең  фермер хуҗалыклары  продукциясе ярминкәсендә  сыйфатлы  натураль   товарлар  сатып алу  мөмкинлеге  дә  булачак.  

 Агросәнәгать форумы  кысаларында  эшлекле  программа чаралары  каралган.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясе утырышын,  авыл  хуҗалыгы  тармаклары  буенча  тематик  түгәрәк  өстәлләр, игенчелекне һәм терлекчелекне  үстерүнең  мөһим мәсьәләләре  буенча   семинарлар һәм  мастер-класслар  уздыру   планлаштырыла.  

Чараларның  максаты   – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара багланышларын  ныгыту,   товарлар, җайланмалар  җитештерүчеләр һәм кайтаручылар, хезмәтләр  күрсәтүчеләр арасында  эшлекле  элемтәләр урнаштыру,  ярдәм  итү өлкәсендә  көчләрне берләштерү  һәм  агросәнәгать секторын    үстерү. 

Катнашу  мәсьәләләре һәм башка оештыру  аспектлары   буенча    чараның   координаторына  89178603562  телефоны  аша  мөрәҗәгать  итәргә мөмкин. 

 Мәгълүмати  партнерлык  һәм массакүләм мәгълүмат чараларын   аккредитацияләү мәсьәләләре  буенча    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Матбугат хезмәтенә      (843)221-76-21 телефоны  аша  яисә  электрон почта ашаpress-mshp@yandex.ru мөрәҗәгать  итәргә мөмкин. 

Уздыру  урыны  –   «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәге, Лаеш  районы,  Олы  Кабан авылы, Выставочный (Күргәзмә) ур., 1 йорт (Халыкара  аэропорт). Килүчеләр өчен  күргәзмәгә керү  ирекле  (түләүсез).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International