Татарстанда балалар бакчалары россиялеләр өчен эшләми торган атнага ябылмаячак

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Эшсез атна мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кагылмый, шулай итеп, ата-аналар балаларны балалар бакчасына китерә алачак. Бу хакта Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оператив штабы эше турындагы брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эше дәвам итәчәк, республиканың тормыш — көнкүрешен тәэмин итүче һәм үз эшләрен туктата алмый торган ата-аналар баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә китерергә мөмкин", - дип сөйләде Фазлыева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International