Татарстан укучыларының каникуллары 12 апрельгә кадәр озайтылды

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда Cavid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча мероприятиеләр алып барыла. Шул сәбәптән, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Бу карар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде, дип сөйләде брифингта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

"Белем бирү учреждениеләре, укучыларыбыз өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк", - дип хәбәр итте ул.

Шуңа бәйле рәвештә, өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм ял секцияләре, сәнгать мәктәпләре дә каникуллар режимында 12 апрельгә кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International