Рөстәм Миңнеханов Усадта ICL хезмәткәрләре өчен яңа төзелгән йортны карады

26 март 2020 ел., пәнҗешәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Лаеш районының Усад авылында эш сәфәрендә. Төп максаты –  ICL компанияләр төркеме эшчәнлегенә һәм Лаеш районындагы «Иннополис» МИЗ үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов ICL хезмәткәрләре өчен яңа төзелгән күп фатирлы йортны карап чыкты. Йортта 57 фатир. Барысының да эчке эшләре тиешенчә үтәлгән.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, беренче кат фатирлары аренда торагы итеп биреләчәк. Калган фатирларны ICL хезмәткәрләре махсус бәя буенча алачаклар.     

Татарстан Президенты яңа фатирларны карап чыкты һәм яңа фатирларына күченгәннәр белән аралашты.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования