25 ел эчендә Дәүләт торак фонды татарстанлылар өчен 170,5 меңнән артык фатир төзегән

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 25 ел тула. Бу вакыт эчендә ул 170 мең 595 фатир төзергә өлгергән. Аларда яшәүчеләр саны Чаллы халкы белән чагыштырырлык.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда фонд 4 мең 970 фатирлы тагын 130 йорт төзергә планлаштыра.

Аерым алганда, 1995 елдан 2005 елга кадәр тузган фондтан 48 мең 576 гаилә яңа фатирларга күчкән.

2005 елдан 2020 елга кадәр социаль ипотеканың ташламалы шартлары буенча 122 мең 19 гаилә торак шартларын яхшырткан. Социаль ипотека килешүе төзелгәннән соң туган һәр балага күчерелә торган субсидия күләме 200 мең сум тәшкил иткән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов хәбәр иткәнчә, 2020 елда фонд яшь гаиләләргә торак сатып алуда ярдәм күрсәтүне киңәйтергә планлаштыра. «Без яшь гаиләләргә социаль ипотека программаларында аерым категория буларак катнашу мөмкинлеге бирергә телибез", - дип аңлатты ул.

Элегрәк программа шартлары буенча, Яшь гаилә, әгәр аның әгъзалары йә бюджетчы булса, йә Дәүләт торак фонды программаларында катнашучы предприятие хезмәткәрләре булса гына, фатир ала алган иде.

Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2019 ел башыннан бирле Россиядә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International