ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Сугышчан Дан ассоциациясе җитәкчесе Ринат Хәбибуллин белән очрашу булды. Өлкән буын кешеләре белән әңгәмә вакытында алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча хәзерге вакытта эшләнгән эзләү эшләре турында сөйләделәр. Ахырдан Михаил Черепанов гаиләләренә сугыш кагылган кешеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.   

“Лаешның 1нче гимназиясе” МБОУ укучылары белән очрашу әңгәмә формасында төзелгән иде. Ринат Хәбибуллин – Сугышчан Дан ассоциациясе җитәкчесе, Михаил Черепанов – Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире  балаларның сорауларына җавап бирделәр: «Ә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү нәрсәгә кирәк? Ул кешеләрне ничек табарга?…».  Ринат Ришат улы, Михаил Валерьевич үзләренең эзләү эше, хәбәрсез югалганнар булып саналган һәм алар эшчәнлеге аркасында исемнәре Ватанга Геройлар буларак әйләнеп кайткан кешеләр турында сөйләделәр.

Район башлыгы Михаил Афанасьев ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация белән очрашты, аның составында архитекторлар, проектлаучылар һәм “Архдесант” вәкилләре бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International