Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
февраль
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
02 февраль 2018 ел., җомга

  • 02.02.2018 Лаеш муниципаль районы

    Район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрендә булды

    Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрендә булды. Аерым алганда, ул Татар Янтыгы, Мирәтәк Һәм Чирпы авылларына барды. Татар Янтыгында район башлыгы эшмәкәр Константин Андрияшин эшчәнлеге белән танышты. Эшмәкәр агач аслыклар эшли. Аның сүзләре буенча, эшчеләр бер көндә 200 берәмлек продукция җитештерәләр. Аларның һәркайсын 200 сумнан саталар. Предприятиедә 10 кеше эшкә урнаштырылган. Михаил Афанасьев эшмәкәрнең инициативасын хуплады һәм яңа проектка уңышлар теләде.
  • 02.02.2018 Лаеш муниципаль районы

    "Бөек Лев Толстой"

    Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышлап балалар уку залында "Великий Лев Толстой" китап күргәзмәсе оештырылган. Беренче бүлек - "Страницы большой жизни"язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйли. "Роман - эпопея" бүлегендә "Война и мир" романы һәм аның турында әдәбият тәкъдим ителгән.
  • 02.02.2018 Лаеш муниципаль районы

    Лаеш футболчылары – иң яхшылар арасында

    Бүген Казан шәһәренең «Олимпиец» спорт комплексында Татарстан Республикасы балалар йортлары һәм интернат мәктәпләре командалары арасында футбол буенча "Будущее зависит от тебя" ачык бөтенроссия ярышларының I этабы үтте. Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр әлеге турнирда катнашты, аның нәтиҗәләре буенча безнең балалар өченче урын алды. Аларга кубок, медальләр һәм “Мегафон” компаниясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Афәрин!
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования