ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Февральдә һәм март башында Лаеш районы җирлекләрендә гражданнар җыеннары була. 

8 февральдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаешның 1нче гимназиясе укучылары өчен “Урман серләре” күчмә чара үткәрделәр.

2018 елның 8 февралендә “ТР Лаеш муниципаль районының мәгариф идарәсе” МКУ базасында Лаеш районының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ведомствосындагы һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән планлы киңәшмә булды. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: чаралар планы, Лаеш районының гомуми белем бирү оешмаларында туклануны һәм иминлекне оештыру. Киңәшмәдә ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Татьяна Петровна Борһанова һәм ТР Лаеш муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча депутатлар комиссиясе рәисе Новиков Анатолий Александрович катнашты.   

Лаеш районы авыл җирлекләрендә отчет сессияләре дәвам итә. 7 февральдә гражданнар җыены Урта Девятовода үтте, анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина катнашты, ә Татар Янтыгында ул район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина катнашында узды.

7 февраль – Татарстан Гербы расланган көн. Безнең Герб нәрсәне аңлата соң? Мифология буенча кызыл төстәге чыгып килүче кояш туучы тормышны, уңышны, үсеш һәм бәхетне аңлата. Канатлы барс уңыш Алласын символлаштырган, крайны канат астына алып торган дип саналган.

МФЦ Пенсия фонды белешмәләр бирә

Пенсия фонды идарәсе гражданнарга кредит алу өчен (6 ай алдан) пенсия күләме, Индивидуаль лицивой счет торышы, социаль хезмәтләр җыелмасы сыйфатында дәүләт социаль ярдәменә хокук турында белешмәләр алу өчен “Мои документы” күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Ул Лаеш шәһәре, Лебедева урамы, 55 йорт адресы буенча урнашкан, тел. 2-90-28.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International