ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Бар җирдә сайлау алды чаралары бара, аларда без өйдән читтә була калсак, ничек тавыш бирә алуыбыз, Президент постына кемнәрнең үз кандидатураларын чыгаруын, аларның сайлау алды программаларын һәм башкалар турында мәгълүмат алабыз.

Кече Елга авыл мәдәният йортында премьера булды. Авылның халык театры тамашачы хөкеменә «Уч төбендә өч егет" спектаклен тәкъдим итте. Ул язучы Данил Салиховның шул исемдәге пьесасы буенча куелган. Премьераны карарга хатыны белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Язучылар берлеге рәисе, әсәр авторы Данил Салихов та килде. Шуны әйтергә кирәк, бу халык театрының репертуарында инде 34нче спектакль.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International