ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

2018 елның 22 июнендә Лаешның 2 мәктәбе җәйге лагереның башлангыч сыйныфлар укучылары Сугышчан Дан музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре балалар өчен истәлекле экскурсия үткәрделәр. Укучылар сугыш башланган вакыт һәм якташларыбыз - Лаеш районы геройлары турында сөйләгәнне бик зур игътибар белән тыңладылар. Шулай ук бабалары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән горурланып, үз гаиләләре тарихлары белән бүлештеләр.

Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Хәтер һәм матәм көненә багышланган тантаналы митинг булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашканнарның тол хатыннары һәм шәһәр кешеләре җыелды. Сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, хәрби комиссар Александр Афанасьев, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рашат Булатов, Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин чыгыш ясадылар. Бер минут тынлыктан соң алар Мәңгелек утка веноклар салдылар. Аннан соң район оешмалары вәкилләре, ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре, Лаеш шәһәре кешеләре чәчәкләр китерде.

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үзләре хезмәт күрсәтүчеләр белән эштә инновацион технологияләр куллануны дәвам итәләр.

Шул ук вакытта клиентка шундый шөгыль, чара сайлый һәм тәкъдим итә белү мөһим: ул үзенең авырулары һәм кичерешләрен онытып тора алсын. Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар өчен шундый шөгыльләрнең берсе – ул гарденотерапия.

Бүген Олы Кабан авылында Лаеш районы прокуроры Дмитрий Белянин, ЭЭМ бүлеге начальнигы Илнар Җәләлов һәм тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең районара тикшерү бүлеге начальнигы Рамил Могыйнов гражданнар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International