Лаеш районы башлыгы Белем көнен Габишево мәктәбендә билгеләп үтте

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Илнең барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Лаеш районында да, беренче кыңгырау яңгырады. Габишево авылының М.А.Гәрәев исемендәге урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Бу уку елында район мәктәпләрендә 590 бала беренче сыйныф укучысы булды, ә гомумән алганда 3 845 укучы укыячак. Моның турында үз чыгышында район башлыгы Михаил Афанасьев әйтте. Ул узган ел Габишево мәктәбендә армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев хөрмәтенә мактау тактасы ачылуын һәм анда үзенең шәхсән катнашуын искәртте. “Бездә балаларыбыз уңайлы белем бирү учреждениеләрендә сыйфатлы белем алсын өчен күп нәрсә эшләнә. Быел әлеге мәктәпкә дәүләт программасы буенча капремонт ясалды, моның өчен минем ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, шулай ук мәгарифкә һәрьяклы ярдәм күрсәтүләре өчен республиканың Хөкүмәте белән Дәүләт Советына рәхмәт белдерәсем килә. Барлык үзгәрешләрнең төп максаты – тирән белемгә, югары әхлакка ия булган, үз илен яраткан һәм туган ягы муллыгы өчен хезмәт куярга әзер булган сәламәт һәм энергияле буын тәрбияләү”, - дип билгеләде Михаил Афанасьев.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгатен укыды, шулай ук беренче сыйныф укучыларына хәерле юл теләде, көндәшлеккә сәләтле булу өчен мәктәптән барлык файдалы нәрсәне алырга кирәклеген искәртте. Аннан соң Михаил Афанасьев үзләрен яхшы яктан күрсәткән педагогларны бүләкләде һәм беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды. Шуны әйтергә кирәк: быел Габишево мәктәбенең беренче сыйныфына 38 бала бара. Тантаналы линейкадан соң алар шунда ук үз гомерләрендә беренче тапкыр белем бирү учреждениесенә керделәр. Ә аңа кадәр, гадәт буенча, барлык укучылар өчен беренче кыәгырау шалтырады.   

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International