Лаеш районында Александровка авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Бүген Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге поселокта тантаналы төстә Александровка авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм “ТР муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

Башкарма комитет бинасы республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылучы яңа дәүләт программасы буенча төзелгән. Михаил Афанасьев яңа уңайлы “йорт”ка ия булгач җирле хакимиятнең тагын да тырышыбрак эшләргә йөкләмә алуын билгеләде, чөнки нәтиҗәле эш өчен монда барлык шартлар да тудырылган. “Халыкка нәкъ менә җирле хакимият якын тора һәм аның эшеннән чыгып гомумән хакимият турында фикер йөртәләр, шуңа күрә сезнең белән безнең бурыч – авылны яхшырак итү”, - диде район башлыгы.

Минсәгыйть Шакиров сүзләре буенча, Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы исәп буенча республикада бишенче, барлыгы исә 11 бина ачу планлаштырыла. “Татарстанда 872 авыл җирлеге исәпләнә, аларда проблемалар җитәрлек һәм без аларны хәл итәргә тырышабыз. Әмма шуны аңларга кирәк: иң мөһиме – халыкның хакимият органнары эшен бәяләве”, - дип өстәде ул.

Александровка авыл җирлеге башлыгы Юлия Җәббарова хәзер авылның муллыгы өчен эшләүнең тагын да уңайлырак булачагына ышандырды, өстәвенә ул халык тарафыннан яклау тоюын белдерде.

Алга таба Михаил Афанасьев һәм Минсәгыйть Шакиров үзләрен яхшы яктан күрсәткән гражданнарга бүләкләр тапшырдылар һәм кызыл тасманы кистеләр. Аннан соң алар башкарма комитетның яңа бинасын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International