Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 27 сентябрьгә ашлык җыю тәмамланган. Бүгенгә басуларда яшелчәләр кала әле. Аларны да җыеп алып складларга салырга кирәк. Бу эштә “Нармонка”, “Волжская”, “Хәерби”, “Атабай”, “Йолдыз” хуҗалыклары активлык күрсәтә. Аларда яшелчәләр 56 га мәйданнан 1030 тонна күләмендә җыеп алынган, уртача уңдырышлылыгы – гектарыннан 186 центнер. Алар арасында кәбестә 8,5 гектардан 329 тонна җыелган, уртача уңдырышлылыгы – гектарыннан 387 центнер, кишер – 16/209/246; чөгендер – 31/492/159; бәрәңге – 488 гектардан җыелган, бу барлык мәйданның 85 %ын тәшкил итә, барлыгы – 10180 тонна, уртача уңдырышлылыгы – 208 центнер.
Шулай ук 27 сентябрь сводкалары буенча, район хуҗалыкларында 11805 тонна печән, 65610 тонна сенаж, 9180 тонна силос, 9750 тонна салам әзерләнгән. Гомуми мәйданы 1493 гектар булган кукурузның 428 гектары чабылган. Уҗым культураларын чәчү 100 процентка – 10500 гектарда үтәгәннәр.
Сөт җитештерү тәүлегенә 53100 кг, бер сыерга 12,7 кг тәшкил итә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте