“Лаеш районы экологиясе” темасына экология сәгате

2017 елның 30 сентябре, шимбә

“Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Үзәк китапханә Россия һәм Татарстанда Экология елы уңаеннан Лаешның 2нче мәктәбе укучылары өчен “Лаеш районы экологиясе” темасына экология сәгате үткәрде. Анда балаларны районыбызның экологик торышы белән таныштырдылар. Елгалар һәм күлләр, файдалы казылмалар, дару үләннәре һәм агачлар турында сөйләделәр. Яшь буынны туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәттә булырга чакырдылар. Балалар табигатебезнең даими сак астында булырга һәм безнең аны үзебез сакларга, аны пычратырга кирәкмәгәнлеге турында уйларга тиешлебез хакында нәтиҗә ясадылар. Шәһәребезне чиста һәм культуралы итеп саклау мөһим.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International