29 сентябрьдә Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән бергә “Бердәм консультацияләр көне” үткәрде. Ул Халыкара өлкәннәр көненә туры китерелде. Моның нәтиҗәсендә гражданнар комплекслы якын килүне таләп итүче катлаулы мәсьәләләрне бер урында хәл итү мөмкинлеге алдылар.
Иң еш бирелә торган сорауларның берсе дәүләт теркәвен һәм кадастр исәбен туктату белән бәйле иде. Шулай ук гражданнар күчемсез милек объектларының кадастр бәясен кире карау мәмкинлеге белән кызыксындылар: хокукны дәүләт теркәве турында таныклыкны бирүне кире кагу белән бәйле төстә ЕГРНнан өземтә алырга кирәкме; бүләк итү килешүен ничек дөрес төзергә; үзеңнең күчемсез милегеңне өченче затларның законсыз гамәлләреннән ничек сакларга; чикләрне килештерү шартлары; чикләр буенча бәхәсләр һәм башкалар.
Әлбәттә, Бердәм консультацияләр көне гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча профессиональ консультация алу мөмкинлеге бирә торган бердәнбер мөмкинлек түгел. Үз сорауларыңны колл-үзәкнең тәүлек әйләнәсе эшләүче 8 800 100 34 34 номеры буенча бирергә мөмкин. Татарстан Росреестры шулай ук гадәти телефоннар “кайнар линияләрдән” һәм идарә офисларында һәм кабул итүләрендә бирүдән тыш Интернет аша һәм Skype программалары ярдәмендә дә бирүне практикалый. Шулай булгач офисларга килеп йөрергә дә туры килмәячәк.