Районда яшәүчеләр игътибарына!

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

2017 елның 10 октябрендә Лаеш муниципаль районына Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л.Удачинаның Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары О.А.Дәминов, Татарстан Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары В.Н.Циома, “Татарстан Республикасының медик-социаль экспертизаның төп бюросы” ФКУ җитәкчесе Р.Х.Низамов һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х.Гарифуллина белән уртак эш визиты планлаштырылган.

Эш визиты барышында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча гражданнар кабул итү түбендәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак: Лаеш муниципаль районы, Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 39 йорт, район Советының кече залы. Кабул итү вакыты 11.00.

Гражданнар кабул итү 2-55-01 телефоны аша алдан язылу буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International