«Күңел элеккечә яшь»

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Макаровка авылы китапханәсендә бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен ял кичәсе шундый исем астында үтте. Кичә кунакларын башкарма комитет җитәкчесе В.В.Кормачев җылы котлады. Ул аларга нык сәламәтлек, озак еллар бәхетле тормыш теләде. Шулай ук ветераннар советы рәисе В.А.Исаева да сәламәтлек һәм якыннары ягыннан игътибар теләде. Кичәдә кунаклар үз тормышлары турында истәлекләре белән уртаклаштылар, өлкән буын кешеләренә кадерле һәм якын булган яшь чакларындагы җырларны искә төшерделәр һәм җырладылар, тормыш проблемаларын хәл итү буенча киңәшләрен бирделәр.

Китапханәче кунакларга бәйрәм килеп чыгу тарихы турында сөйләде, «Все для женщины» һәм «Сельская новь» журналларына күзәтү үткәрде. Кичәдә дустанә җылы атмосфера хөкем сөрде. Барлык кунаклар да өйләренә яхшы кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International