Лаеш районы укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Лаеш техник-икътисад техникумының актлар залында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.
Бүген Лаеш районы мәктәпләрендә 3873 укучы белем ала, 858 укытучы эшли. Аларның яртысыннан артыгы 1 категориягә ия, 92 кеше - югары. Бу турыда үз чыгышында район башлыгы Михаил Афанасьев сөйләде. “Сез үзегез өчен бик кирәкле һәм мөһим һөнәр сайладыгыз. Безнең киләчәк буынның дөньяны ничек кабул итәчәге сездән тора. Лаеш районы педагоглары яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, күп кенә конкурсларда җиңеп чыгалар, медалистлар һәм югары балларга ирешүчеләрне әзерлиләр. Һәркайсыгызга һәм мәгариф ветераннарына хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм”. Бер тапкы р педагог һөнәрен сайлаган кеше моннан килә алмый. Алар үз хезмәтләренең чын патриотлары”, - дип өстәде Андрей Поминов. Аннан соң алар укытучыларга бүләкләр тапшырдылар. Тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте. Аны мәктәп укучылары һәм педагоглар әзерләде.
Коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән районныд мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова котлады. Үз чиратында ул төрле конкурслар җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Лаеш районы мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына эшкә килгән яшь педагоглар белән таныштыру чараның кульминациясе булды. Быел алар сафы тагын 18 белгеч белән тулыланды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте