Лаеш шәһәрендә РФ гражданнар оборонасы көне кысаларында өйрәнүләр үтте

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәрендә РФ гражданнар оборонасы көне кысаларында өйрәнүләр үтте

4 октябрьдә Россиядә РФ МЧСның гражданнар оборонасы гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата белән бәйле төстә илнең бар территориясендә команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә, анда төрле гадәттән тыш хәлләр карала. Лаеш шәһәрендә - бу торак йортның шартлы төстә җимерелүе булды. Гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү өчен районның көч ведомстволары һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре: МЧС, полиция, янгынга каршы хезмәт, авария-газ хезмәте, элемтә узелы, электр челтәре, үзәк район хастаханәсе, икмәк-күмәч комбинаты һәм башкалар җәлеп ителде. Өйрәнүләргә стартны Лаеш районы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев бирде. Барлык хезмәтләр хәлнең үсеш ситуациясен үз компетенцияләрендә һәм вәкаләтләрендә карадылар. Торак йортта шартлы зыян күрүче калган, коткаручылар аны алып чыктылар һәм медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар. Алар исә аңа урында беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, аннан соң хастаханәгә илттеләр. Өйрәнүләр уңышлы узды, җәлеп ителгән хезмәткәрләр үз күнекмәләрен нәтиҗәле кулландылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International