4 октябрьдә Габишево авылы китапханәсендә Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган “Кызыл китап битләре буйлап” экологик дәрес – сәяхәт үткәрелде. Дәрестә 2 Б сыйныфы укучылары катнашты. Чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, кешенең табигать белән үзара элемтәсен күрсәтү, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыру. Китапханәче аңлаешлы итеп Кызыл китапның нәрсә икәнлеге һәм аны булдыруның ник кирәк булуы турында сөйләде. Алар хайваннарның сирәк төрләре, кайберләренең җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгуы, ә хәзерге вакытта юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар өчен тыюлыклар булдырылуы турында белделәр. Танып белү материалын аңлаешлырак итеп тәкъдим итү өчен дәрестә “Россиянең Кызыл китабы” һәм “Коткарылган хайваннар” видеоклиплары кулланылды. Балалар «Мальчик и Земля» мультфильмын карадылар, хайваннарның үз-үзләрен тотуы турында викторинада катнаштылар, табышмакларга җавап таптылар. Чара азагында алар кызыксынып хайваннар турында энциклопедияне карадылар.