Бөтендөнья хайваннарны яклау көне

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә. Кеше һәм аның эшчәнлегенең хайваннарга зур зыян салуы һәм хәтта аларның бөтенләй юкка чыгуына китерүе сер түгел. Пәрәү авылы китапханәсе мәктәптә 3-4 сыйныф укучылары өчен “Хайваннарның сирәк һәм юкка чыгучы төрләре” мәгълүмати сәгать үткәрде. Чараның максаты – балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, аларны әйләнә-тирә мохиткә һәм анда яшәүчеләргә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү. Чара барышында балалар Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт ясадылар. Аның ни өчен шулай аталуын, ник булдырылуын һәм ни өчен кайбер хайваннарның аңа кертелүен белделәр. Барлык балаларның да хайваннарның дусты булуына һәм һәрчак шулай булып каласына ышанасы килә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International