Халыкара хайваннарны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен Никольский авылы китапханәсендә “Хайваннар – китап геройлары“ темасына әңгәмә-уен үткәрелде. Әңгәмәнең төп темасы хайваннар турында сөйләшү булды. Командаларга бүленеп һәм хайваннар белән бәйле исемнәр уйлап табып, балалар төрле конкурслар биремнәрен үтәделәр: «Найди пару» , «Старые знакомые» , «От мухи до слона» һәм башкалар. Укучылар геройлары хайваннар булган әкиятләрне искә төшерделәр. Чара китапханәгә кайткан хайваннар турындагы яңа китапларны тәкъдир итү белән төгәлләнде.