Лаеш районында “Сяосян-Волга” авыл хуҗалыгы паркы барлыкка киләчәк

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Лаеш районында “Сяосян-Волга” авыл хуҗалыгы паркы барлыкка киләчәк

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге ТР Инвестиция советы президиумы проект раслады. Утырышта Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесеМихаил Фадеев катнашты. Проектның партнерлары Кытай инвесторлары. «Сяосян-Волга»да ел саен 300 000 тонна ашлык эшкәртеләчәк. Проект пилот проект булып тора, шулай ук социаль әһәмияткә ия.

Мондый парк булдыру нияте турында килешү Кытайда имзаланган. Анда агымдагы елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән барды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International