Бүген ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина эш визиты белән Лаеш районында булды. ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов белән уртак визит вакытында алар Лаеш балалар йортында, сукыр һәм күрү сәләте начар булган балалар өчен интернат мәктәптә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар, анда белем бирү учреждениеләрендә бала хокуклары үтәлү белән таныштылар. Аннан соң Лаеш район Советының кече залында Гүзәл Удачина РФның ТР буенча Тикшерү комитеты тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома һәм ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов белән бергәләп гражданнар кабул итте. Моннан соң балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы булды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте