Сугышчан Дан музеенда “Фронттан хәбәрләр” чарасы булды

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген, 10 октябрьдә, Сугышчан Дан музеенда Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе укучылары белән “Фронттан хәбәрләр” чарасы булды.

Мәктәп укучылары музей фондларындагы хатлар белән таныштылар, сугыш елларында “кыр почтасы”ның ничек эшләвен белделәр. Алар бик теләп солдат хатларын, якташларыбыз – лаешлыларның хатирәләрен тыңладылар. Алар фронт җырларын җырладылар һәм бер минут тын торып аларны искә алдылар.

Музей хезмәткәрләре өчпочмаклы хатлар ясау буенча осталык сәгате үткәрделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International