Анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Карсалов сәламләде.
Форум балалар инициативаларын яклауга, иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә, балалар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итүгә, шулай ук балалар һәм яшьләр проблемаларын ачыклау һәм хәл итүгә юнәлтелгән.
Форум эше 10 секция буенча оештырылган:
1.Мәдәният һәм үсмерләрнең иҗади үсеше;
2. Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм;
3. Эшмәкәрлектә беренче адымнар;
4. Балаларның массакүләм мәгълүмат чаралары;
5. Экологик тәрбия бирү;
6. Патриотик тәрбия бирү;
7. Балалар һәм яшьләрне хокукый яклау;
8. Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге;
9. Мәгариф һәм фән;
10. Балалар хәрәкәтен үстерү.
Форумда катнашучы һәркем үз идеясен һәм аның юнәлешләре буенча социаль проект тәкъдим итә алды. Иң яхшы идеяләр һәм проектлар Форумның пленар утырышында тәкъдим ителде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте