Экскурсия барышында без районның истәлекле урыннары белән таныштык, Молостовлар утарында булдык. Анда прәннекләр эшләү буенча осталык сәгате күрсәттеләр. Безнең өчен Елизавета Молостова шигырьләренә романслар башкардылар, Вшиха тавы түбәсенә һәм Молостовлар утарының себер карагайлары аллеясына баруны оештырдылар.
Ахырдан без Тәтеш балык ашыннан һәм үлән чәеннән авыз иттек.