Лаеш шәһәре башкарма комитетының утырышлар залында шәһәр активы киңәшмәсе булды. Аңа ветераннар хәрәкәте, ТИҮ вәкилләре, урам комитетлары, җирле бүлек пенсионерлары берлеге әгъзалары чакырылган иде.
Очрашуда Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев, Лаеш районының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова, шулай ук мәктәптән тыш эшләр бүлеге, “Кама” комплексы, “А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены” вәкилләре һәм башка күпләр чакырылган иде.
Җәмәгатьчелек вәкилләре очрашуы мондый форматта беренче тапкыр үтте. Чыгыш ясаучылар тарафыннан активистлар адресына күп кенә җылы сүзләр һәм уртак эш өчен рәхмәтләр әйтелде. Күп җәмәгатьчелек вәкилләре “Бердәм Россия” партиясе белән бергәләп эшләгән өчен бүләкләргә лаек булдылар.
Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев ТИҮ һәм Лаеш шәһәренең сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы вәкилләренә шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә һәм ярдәмгә өметләнүен белдерде, барысына да нык сәламәтлек теләде.
Районның иҗтимагый оешмаларын координацияләү Советы рәисе Илгизә Тимершина катнашучыларга барлык вәкилләр арасында урнашкан җылы мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт белдерде. Ул киләчәктә бергәләп хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең әле күп булуын ассызыклады.