Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.
Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМнең Лаеш районы бүлеге начальнигы Айрат Галиев доклад ясады. Өлкәннәр ункөнлеге йомгаклары хакында районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина сөйләде. Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчеләрне өлкән кешеләрне бүләкләү һәм аларга игътибар күрсәтүнең яңа формаларын табарга, шулай ук алар турында ел буена да онытмаска өндәде. Державино авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Исламия Камалиева таныштырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте