Лаеш район Советының унтугызынчы сессиясе

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Бүген ТР Лаеш район Советының XIX сессиясе булды. Аны район башлыгы – район Советы рәисе Михаил Афанасьев үткәрде.

Көн тәртибендә 6 мәсьәлә бар иде:

1.Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев – 2018-2020 елларга Лаеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеше фаразлары турында;

2.Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нуретдинов – “Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге милкендәге мөлкәтне залогка тапшыру тәртибе турында” Положениене раслау турында;

3.Нияз Нуретдинов – Район Советының 2010 елның 23 июленнән №24 “Лаеш муниципаль районының муниципаль милке белән идарә итү һәм аннан файдалану торышы турында” карарына үзгәрешләр кертү турында;

4.Район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Наталья Потапова – Район Советының 2017 елның 16 февраленнән №11-РС “Татарстан Республикасы муниципаль районы” муниципаль берәмлек территориясендә стационар булмаган сәүдә объектлары урнаштыруны көйләү турында” карарына үзгәрешләр кертү турында;

5.Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Дамир Хисмәтов – Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Сокуры авыл җирлеге генераль планын раслау турында;

6.Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нуретдинов – Лаеш шәһәре башкарма комитеты балансында торучы муниципаль милекне РФ ЭЭМнең Лаеш районы бүлегенә бушлай файдалануга тапшыру турында;

Район Советы депутатлары һәр мәсьәлә буенча тавыш бирделәр һәм карар кабул иттеләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International