Фольклор кич утырыш авыл мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге, ветераннар Советы рәисе һәм социаль хезмәткәр тарафыннан оештырылды. “Хозяюшка” клубы сыйлар әзерләде, "Зоренька" ансамбле һәм клуб мөдире Шатрова рус халык җырлары башкардылар. Китапханәче "С Покровом Богородицы" китап күргәзмәсе оештырды, күргәзмәгә күзәтү ясады, бәйрәм тарихы, әлеге көн белән бәйле рус халык йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды, “Русский праздник”китабы белән таныштырды.