ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева Лаеш районына килде

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Лаеш районына эш визиты белән ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна ВОРОПАЕВА килде. Аны район башлыгы урынбасары Татьяна БОРҺАНОВА озатып йөрде.

Ул “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җирле җәмәгать кабул итүендә гражданнар кабул итте. Анда төп мәсьәләләр ятим балаларны һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү, партиянең җирле “Диабетка каршы көрәштә берләшик” проектын тормышка ашыру, мәгариф һәм сугыш чоры балаларына ташламалар мәсьәләләре булды. Фикер алышуда җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Илгизә ТИМЕРШИНА, партиянең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Наталья ЛИЦОВА һәм кызыксынган ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Аннан соң Татьяна ВОРОПАЕВА Лаеш балалар йортында булды, анда тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары белән танышты. Ахырдан ул балаларга “Бердәм Россия” партиясе исеменнән бүләкләр тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International