«Диабетсыз тормыш»

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Лаешта 19 октябрьдә шундый исем астында масштаблы чара узачак, аны коммерциячел булмаган “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге” оешмасы белән берлектә район Советы оештыра.

Төп  мәйданчык районның мәдәният йорты булачак. 14 сәгатьтә монда түләүсез нигездә  табиб-эндокринолог кабул итә башлаячак. 15 сәгатьтә лекция, аннан соң концерт программасы булачак.

Чараның максаты – район кешеләренең сәламәтлеген саклау, шикәр авыруы белән авыру куркынычы булган төркемне ачыклау һәм кирәкле консультация бирү, куркыныч янаган төркемгә керүче затлар өчен тормыш рәвеше формалаштырырга ярдәм итү.

Шуны билгеләргә кирәк, Татарстанда шикәр авыруы проблемасына җитди карыйлар. Нәкъ менә шуңа күрә 2017 елда республикада “Диабетны җиңик!” девизы астында программа гамәлгә ашырыла. Бары тик медицина хезмәткәрләренең, сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләренең, дәүләт хакимияте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең күмәк көче белән генә диабетка каршы торырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International