Никольский авылы китапханәсе китапханәчесе 1 сыйныф укучылары өчен “Китапханә – китаплар йорты” таныштыру экскурсиясе үткәрде

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Балалар китапханәнең нәрсә булуы, анда күпме китап саклануы, аларның кайсылары балалар өчен икәне турында белделәр. Балалар игътибарына динозаврлар, хайваннар, бөҗәкләр турында иллюстрацияле төрле энциклопедияләр, шулай ук балалар өчен белешмәлекләр, вакытлы матбугат тәкъдим ителде. Аннары балалар язучылар һәм аларның әсәрләре турында сорауларга җавап бирделәр, әкият персонажларын танып әйттеләр. Экскурсия азагында укучылар «Как Катя в таинственном лесу клад искала» тәкъдир итүен карадылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International