Безнең мәктәп укучыларының Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә уртак чаралар үткәрүе яхшы гадәткә әйләнде.
Бүген 9-11 сыйныф укучылары өчен китапханә белгечләре тарафыннан әзерләнгән Марина Цветаеваның 125 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция булды.
Укучылар көмеш гасырның искиткеч шагыйрәсе шигъриятенең шаккаткыч дөньясына кагылдылар. Аның бар тормышы – шигырьләрендә чагылдырылган үз җаны булган роман.
Балалар шулай ук Цветаева турында китаплар, аның шигырьләр җыентыклары һәм шагыйрә шигырьләренә җырлар һәм романслар ноталары күргәзмәсе белән таныша алдылар.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Барышева Елена Федоровна, үз дәресләрендә укучыларны Цветаева иҗаты белән мавыктырырга тырыша, чөнки анда Ватанга тугрылык та, кешене данлау да, үтергеч ирония дә, дәртле мәхәббәт тә бар.
Елена Федоровна балалар игътибарын Цветаеваның шигъри манерасына юнәлтте: сыгылмалы юллар, җитез ритм, көтелмәгән рифмалар, кысылган, кыска, эчтәлекле шигырьгә омтылу.
Кичә азагында балалар Марина Цветаева шигырьләрен укыдылар.