19 октябрьдә Каипы авылы китапханәчесе мәктәптә югары сыйныф укучылары өчен М.И.Цветаеваның тууына 125 ел тулуга багышланган «Я знаю правду!» хәтер дәресе үткәрде. Дәрес барышында китапханәче укучыларны Марина Цветаеваның фаҗигале вакыйгалар белән тулы тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. «В моей руке – лишь горсть пепла!» документаль фильмы сөйләгәннәргә бик яхшы өстәмә булды. Балалар М.Цветаеваның төрле елларда язылган шигырьләре язмаларын, аның шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар тыңладылар. Ахырда балалар М.Цветаева китаплары буенча «В огромном городе моем» буктрейлерын карадылар.