Лаеш тернәкләндерү үзәгендә - «Краски осени»

2017 елның 20 октябре, җомга

Учреждение психологлары һәм логопедлары үз карамакларындагылар өчен көз бәйрәме оештырдылар. Чара барышында балалар бәйрәм кунагы – Көзне данладылар.

Балалар интеллектуаль конкурсларда: җанлы һәм җансыз табигатьне белү һәм алар арасындагы элемтәне билгеләүдә, табигатьтә үзеңне имин тоту кагыйдәләрен белүдә, экология кагыйдәләрен белүдә үзләренең эрудицияләрен күрсәттеләр. Шулай ук тәрбияләнүчеләр хәрәкәтчән уеннарда коммуникатив күнекмәләрен арттырдылар.

Чара азагында балалар көзге темага коллаж ясадылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International