Лаеш тернәкләндерү үзәгендә «Наше здоровье в наших руках» спорт бәйрәме үтте

2017 елның 20 октябре, җомга

ЛФК инструктор-методисты Дмитрий Белоусов һәм музыкаль җитәкче Лилия Филиппова балаларны һәм аларның әти-әниләрен спорт эстафеталарында һәм викториналарда актив катнашырга чакырдылар. Бәйрәм спорт биюе-зарядкадан башланды, аннан соң спорт залында катнашучыларның ике командасы билгеләнде.

Бәйрәмнең һәрбер катнашучысының “Көнгерә”, “Ташбака”, “Бака” эстафеталарында үз спорт мөмкинлекләрен һәм сорау-викториналарда үзләренең спорт эрудицияләрен күрсәтү мөмкинлеге булды. Спорт ярышлары тылсымлы “Дуслык тоннелен” яулау белән төгәлләнде. Аны яулаганнан соң шат күңелле балалар төшке ашка юнәлделәр.

Бәйрәмне оештыручылар мондый чаралар балалар хәтерендә озакка кала дип саныйлар. Алар тәрбияләнүчеләрдә хәрәкәтләнүгә ихтыяҗ формалаштыра, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үстерә һәм үзеңнең физик күнекмәләреңне һәм белемнәреңне гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International