Пенсия фондының район идарәсе халыкка идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) теркәү, раслау, исәп язмаларынторгызу буенча хезмәт күрсәтә. Хезмәт бушка күрсәтелә. ЕСИАда расланган исәп язмасы гражданнарга дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында да, дәүләт учреждениеләренең рәсми сайтларында да электрон хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге бирә.
Россия Пенсия фондының электрон хезмәтләре турында мәгълүматны www.pfrf.ru сайтыннан алырга мөмкин.
ЕСИАда теркәлү мәсьәләләре буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Лаеш шәһәре, Космонавтлар урамы, 2 йорт, 201 кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 2-57-95.